«Пока живы библиотеки, культура не погибнет» Д. Лихачев

Закирова Альбина Файзрахмановна 1973 г.р., д. Средние Шуни

Закирова Альбина Файзрахмановна родилась 17 октября 1973 года в дер. Нижние Шуни Вятскополянского района. В 1980 году пошла в первый класс неполной средней школы в деревне Нижние Шуни, которую закончила в 1989 году. В этом же году поступила в Арский кооперативный техникум, который закончила в 1991 году по специальности «Продавец-консультант». В 1992 году начала трудовую деятельность в деревне Нурлат Заинского района продавцом. В 1994 году вышла замуж и вернулась в родные Нижние Шуни, имеет двух детей. В настоящее время работает продавцом. Проживает в деревне Нижние Шуни.

 

 

Родные Шуни (Өшенем син минем)
Өшенем син минем-бәхетем,
Хыялга уралган яшьлегем.
Сагынып кайттым тагын мин-
Китә алмам, гел синдә калырмын.
Синдәге байлыклар кайда бар?
Елгалар, болыннар, урманнар…
Табигатең үзе бер байлык-
Җыярга өлгерсен тик халык.
Син якты киләчәк юлымда,
Тормышым уралган гел сиңа…
Алга бар еллардан-елларга,
Югалма гасырлар буена.
Авылны ташламыйк-үстерик,
Киләчәк буынга җиткерик…
Туган җирдән якын  ни соң бар?
Буыннан-буынга күчерик

Молодые годы (Яшьлегем иртәсе)
Балачакта йөргән сукмакларда-
Яшьлегемнең атты таңнары.
Җитәкләшеп икәү бергә
Шул юллардан атладык.
Сукмаклар буе яшел чирәм,
Таллары бигрәк күркәм.
Гомер буе шулай бергә
Атларга язсын иркәм.
Гомер уза-уза шулай,
Яшьлекләр артта калды…
Ахыргача тотынышып
Каршылыйк бергә таңны.
Күңелем иң түрендә
Балачак хатирәсе.
Олыгайгач та истән чыкмый
Яшьлегемнең иртәсе.

Ты жди меня, мама
(Көт син әнкәй)
Зәнгәр шәлең салып иңнәреңә-
Озата бардын, әнкәй киткәндә.
Исәнлегем әйтеп өч кенә сүз,
Язмадым шул, әнкәй көткәндә.
Көтәсеңдер көн дә тәрәзәдән
Алмый әнкәй, моңсу күзләрең.
Бала бәлки, буген кайтыр диеп
Пешерәсең тәмле ашларың.
Язасың син, әнәй хатларыңны-
Кайтып кына күрен диеп.
Кайтмагачтын көтәсеңдер инде
Исән дигән хәбәр, бәлки килер дип.
Чит җирләрдә ялгыз йөри диеп,
Сызланадыр әнкәй, йөрәгең.
Яшәү өчен көч алам мин
Укып әнкәй язган хатларың.
Еллар узган саен ныгый барам,
Килә һаман күбрәк үтәсем.
Уйламым шул ләкин өйдә-
Әнкәемнең өзлеп көтәсен.
Көт син әнкәй, көт син мине,
Юлларымда бәлки адашмам.
Алга таба үтеп чоңгылларны,
Урау юллар аша-сиңа кайтам.